Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 октябрь 2019, 13:59

Сүриягә тынычлык килерме?

Ике атнадан бирле Русия президенты Владимир Путин белән Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоганның очрашуы көтелә дигән хәбәрләр йөрде. Һәм менә бу атна сишәмбесендә алар очрашты.

Сочида үткән очрашулары 6 сәгатькә сузылды. Шулай озакка сузылачагы алдан ук аңлашылып торды: чөнки ике ил лидеры үтә мөһим тема — Сүрия язмышы турында сөйләште.


В.Путин Сүрия төньягындагы вакыйгалар буенча сөйләшү бик кирәк иде дип билгеләде. Сүриядәге вакыйгалар республиканың конституцион комитеты эшчәнлегенә комачауларга тиеш түгел. Ул исә алдагы атнада эшли башларга тиеш. “Илдә законсыз чит ил гаскәрләре булырга тиеш түгел. Сүрия төньягында барган Төркия операциясен Дамаск белән Әнкараның үзара ихтирам күрсәтеп сөйләшүләрсез чишеп булмаячак”,—диде В.Путин.


Эрдоган үз чиратында, Төркиягә чит ил территорияләре кирәкми, Әнкара Сүриянең территориаль бөтенлеге буенча Мәскәү карашын уртаклаша дип белдерде. Шулай итеп, Төркия төньягында хәрби операция туктатылачак. РФ чит ил эшләре министры С.Лавров белдерүенчә, хәзер бар да көрдләрнең үз гаскәрләрен Төркия чигеннән чигендерүгә кайтып кала. Ә Русия хәрби полициясе исә хәвефсезлек зонасында тәртип артыннан күзәтәчәк.


Ике ил лидеры кул куйган меморандумда әйтелгәнчә, Сүриянең Тель-Абьяд һәм Рас-әл-Айн чик буе шәһәрләре арасында хәвефсезлек зонасы сакланачак. Илнең төньягын контрольдә тотучы көрд формированиеләре чиктән 32 километр арага чигереләчәк. Көрдләр шулай Тель-Рафат һәм Манбиджа шәһәрләреннән дә тулысынча чыгарылырга тиеш.


Русия һәм Төркия лидерлары уртак көч белән террорчыларга каршы көрәшү турында сөйләште. Шулай ук Сүрия качакларын ватаннарына кайтаруда ярдәм күрсәтәчәкләр.


Очрашудан соң Путин Сүрия президенты Бәшәр Асад белән телефон аша очрашу нәтиҗәләре турында сөйләште. Асад рәхмәт әйтте һәм кабул ителгән карарларны хуплавын белдерде. Ул Сүриянең чик буе гаскәрләре Русия хәрби полициясе белән берлектә республика чикләрен күзәтүдә тотарга әзер диде.
Читайте нас: