Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 октябрь 2019, 11:20

Русия –Африка саммиты

Африканың 43 дәүләт җитәкчелеге Сочи шәһәренә саммитка җыелды.

Советлар берлеге таркалганнан соң, безгә берьюлы бу кадәр Африка илләре вәкилләре килгәне юк иде әле. Владимир Путин саммитны ачып чыгыш ясады һәм төрле өлкәдәге бәйләнешләрне тагы да арттырырга чакырды.
-Бүгенгесе көндә, Африка илләре белән сәүдә әйләнеше 20 миллиард доллар тәшкил итә. Аның 40 проценты Мисыр дәүләтенә туры килә. Шулай булгач, бердәм проектлар булдырып, сәүдә әйләнешен арттырырга мөмкинчелекләр зур әле. Без зур бурычлары булган һәм иң ярлы илләргә ярдәм итәбез. Русия, системалы рәвештә, Африка континентының үсешенә ярдәм күрсәтә. Аерым илләрнең бурычларын киметү һәм ярдәм итү максатында, 20 миллиард сумлык бурычны сызып ташладык,- диде Владимир Путин.
Владимир Путин Мисыр һәм Үзәк Африка республикасы җитәкчелеге белән аерым очрашулар да үткәрде.
Читайте нас: