Агымдагы атнада Сочида беренче тапкыр “Русия—Африка” дип аталган киңкүләмле саммит үтәчәк. Аның эшендә дөньяның 40тан артык дәүләте лидерлары катнашачак. Сүз хезмәттәшлек итү турында конкрет тәкъдимнәр буенча барачак. Бу җәһәттән Русия күп нәрсәләр тәкъдим итә ала. “Үзара эшчәнлек үзара файда һәм хөрмәт күрсәтү принипларында төзеләчәк”,—дип белдерде Русия президенты Владимир Путин. Мәскәү Африка дәүләтләренең бәйсез, тышкы яктан күрсәтмәләр булмаган үзаллы гадел сәясәткә омтылуын хуплый.
—Без кайбер Көнбатыш дәүләтләренең суверен Африка илләре хөкүмәтләренә басым ясау, куркыту һәм шантаж куллануын күреп торабыз. Алар шундый ысуллар белән элеккеге колонияләрдә югалткан йогынтыларын кире кайтарырга тырышалар. Мөгаен да, мондый сәясәткә беркем комачауламасын өчен, Русиянең Африка белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыруына аяк чалалар. Без Африкадагы партнерлар белән уртак икътисади мәнфәгатьләрне якларга, аларны беръяклы санкцияләрдән сакларга җыенабыз, шул исәптә доллар өлешен түбән төшерү һәм үзаллы исәп-хисапларда башка валюталарга күчү юлы белән дә,—диде Владимир Путин.
Африка илләренең Совет еллары чорындагы безнең илгә бурычлары турындагы сорауга В.Путин:
—XX гасыр ахырында Советлар чорыннан соңгы елларда Русия Африка илләренең 20 миллиард доллар бурычын кичерде. Бу киң күңеллелек кенә түгел, бу прагматизм күрсәтү дә. Чөнки Африка дәүләтләре бу кредитлар буенча процентлар түләрлек хәлдә түгелләр иде. Шуңа күрә дә хезмәттәшлекне яңа чиста биттән башлауны оптималь вариант дип саныйбыз. Ә инде кредитлар бирүгә килгәндә, хәзер инде алар базар үзлегенә ия,—диде.