Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2019, 15:15

Радий Хәбировка ничек мөрәҗәгать итәргә?

Социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның күп санлы ялган аккаунтлары барлыкка килгән.

Социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның күп санлы ялган аккаунтлары барлыкка килгән.
Ул аккунтларда кешеләрдән төрле аһ-зарлар, шикаятьләр җыела, проблемаларны хәл итәбез дип вәгъдәләр бирелә. Иң аянычы – ул вәгъдәләрне беркем дә үтәргә җыенмый. Кемнәр һәм нинди максат белән мондый ялган аккаунтлар булдырган? Билгесез.
Бу җәһәттән шуны әйтәсе килә. Әгәр төбәк Башлыгына социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәсегез килсә, аның ВКонтакте, Инстаграм, “Одноклассники” яки “Фейсбук”тагы рәсми битләренә языгыз. Социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Хакимият башлыгы каршындагы эшче төркем хезмәткәрләре аларның исәбен алып бара һәм проблемаларны хәл итәргә тырыша.
Радий Фәрит улының барлык битләрендә дә аның рәсми бите булуын исбатлаучы зәңгәр “галочка” тора. Әгәр аңа курсорны юнәлтсәң, анда “Подтвержденный профиль” яки “подтвержденная страница” дигән язу чыга.
Читайте нас: