Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 октябрь 2019, 13:01

Владимир Путин: “Мостай Кәрим мирасы замандашларына зур йогынты ясады”

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан Владимир Путин сәламләү телеграммасы юллады. Аны “Торатау” Конгресс-холлында үткән тантаналы кичә алдыннан Русия президенты киңәшчесе Владимир Толстой укып ишеттерде.

“Кадерле дуслар!
Сезне истәлекле дата – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу белән котлыйм. Мостай Кәрим күренекле шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче, көчле, киң күңелле кеше иде. Аның туган Башкортстанына, якташларына, аларның гореф-гадәтләренә ихлас, эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган илһамлы иҗаты тынычлык, игелек һәм гаделлек идеалларына, күпмилләтле Ватаныбыз бердәмлегенә дан җырлады.
Мостай Кәрим мирасы замандашларына зур йогынты ясады, бай тарихи, мәдәни, рухи казанышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Шагыйрь истәлегенә багышланган тантаналы чаралар Уфада аның талантын сөючеләрне берләштерер, Русия милли әдәбиятларының күркәм традицияләрен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанам. Сезгә тик яхшылыклар гына телим",- диелде анда.
Читайте нас: