Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 октябрь 2019, 12:55

Владимир Путин Иваново өлкәсе губернаторы белән очрашты

Русия лидеры Владимир Путин Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский белән очрашты. Губернатор Путинга төбәкнең икътисади үсеше, яңа эшче урыннар турында сөйләде.

Русия лидеры Владимир Путин Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский белән очрашты. Губернатор Путинга төбәкнең икътисади үсеше, яңа эшче урыннар турында сөйләде.
Әлеге вакытта Иваново өлкәсендә юллар торышы белән бәйле хәлләр ярыйсы ук яхшырган. Өлкәдә аеруча кече шәһәрләргә игътибар бирелә. Социаль объектлар тәртипкә китерелә.
Очрашу вакытында Станислав Воскресенский Иванованы Мәскәү белән тоташтырып йөрүче тиз йөрешле поездлар, Санкт-Петербург белән өлкә арасында көн саен самолетлар очуы аркасында Иваново өлкәсендә зур инвесторларның активрак эшли башлавы турында әйтте. Башлыча, Ивановода зур “Полет” заводы базасында парашют кластеры эшләнә. Шулай ук космик парашют системалары, кешеләр һәм очучы аппаратлар өчен десант, йөк ташучы, спорт, коткаручы парашютлар җитештерү планлаштырыла.
Иваново губернаторы Путинга милли проект ярдәмендә быел 378 чакрым юл ремонтлануы турында әйтте. Транспортка бәйле проблемалар да хәл ителеп килә. Әйтик, Иванованы Мәскәү белән тиз йөрешле поездлар тоташтырганнан соң хәзер өлкәгә 3 сәгать тә 40 минутта барып җитәргә була.
Моннан тыш, Ивановада “эшкуарлык рухы” да барлыкка килә башлаган. Инвестклимат милли рейтингында төбәк кече бизнеска ярдәм күрсәтү буенча беренче урынны алды, диде Воскресенский.
Читайте нас: