Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 октябрь 2019, 07:41

Президент әйтә һәм эшли

Владимир Путин Иркутск өлкәсендәге җәйге су басудан соң ике тапкыр, шәхсән, үзе барып хәлләр торышы белән танышты.

Владимир Путин Иркутск өлкәсендәге җәйге су басудан соң ике тапкыр, шәхсән, үзе барып хәлләр торышы белән танышты.

Ил җитәкчесе халык белән очрашуларда: “Сезнең алдагы тормышыгыз хакында һәрчак белешеп торачакмын”, дигән иде.

16 октябрьдә, Владимир Путин Иркутск өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыштагы җәйге су басу афәте һәм күрелгән казаларны бетерү нәтиҗәләре буенча махсус киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында, Президент башкарылган эшләрнең бик җай баруын искәртеп: “Күп кешеләрнең гомер буе җыйган мөлкәтләре суга акты. Акчалар бүленсә дә, күпләренә әле булса да, тулысынча ярдәм күрсәтелмәгән. Җаваплы кешеләр казага очраган һәрбер кешенең хәлен аңлап, чын күңелдән эшләргә тиешләр. Әгәр дә шулай эшли белмиләр икән, димәк алар үз урыннарында утырмыйлар. Социаль объектлар буенча да җитешсезлекләр күп. Шәхси хуҗалыкларында каза күрүчеләр, кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә дә тиешле ярдәм күрсәтелмәгән,” –диде Владимир Путин.

Читайте нас: