Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 октябрь 2019, 13:04

Путин Русиядә ял итәргә ярата

РФ президенты Владимир Путин Русиянең күркәм урыннарын популярлаштыру өчен ил буенча сәяхәт итә, дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

РФ президенты Владимир Путин Русиянең күркәм урыннарын популярлаштыру өчен ил буенча сәяхәт итә, дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Владимир Путин Русияне бик матур һәм иксез-чиксез ил дип санавын белдерде. “Әлбәттә, үзенең мисалында мөгаен да күпләр белмәгән урыннарны популярлаштыру — ул президент бурычы. В. Путин, иңендә чиксез зур йөк ятканлыктан һәм ил өчен секунд саен үзгәреш процесслары барганлыктан, ул ял сәфәрләрендә дә эшләүдән туктамый, диде Д.Песков.
Хәтерегездәдер, В.Путинның 7 октябрьдә Себер тайгасында үзенең туган көнен үткәрүе мәгълүм булды. Дәүләт башлыгы ул көнне табигать күренешләренә соклана-соклана урманда йөргән, гөмбәләр җыйган. Сувенир сыйфатында ул тайгадан кедр күркәсе алып кайтып киткән. Аның белән бергә йөргән оборона министры Сергей Шойгу нарат җиләге куагын казып алган. Путин аңа аны дачада утыртырга киңәш иткән.
Читайте нас: