Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 октябрь 2019, 13:02

Путин Русия белән АКШ мөнәсәбәтләрендәге проблеманы атады

Русия президенты Владимир Путин AL Arabiya, Ske News Arabia һәм RT Arabik телеканалларына интервью бирде. Әңгәмә вакытында ул АКШның эчке сәяси хәле ил президенты Дональд Трампка Русия белән мөнәсәбәтләрне көйләргә комачаулый дип белдерде.

В.Путин, Мәскәү белән Вашингтон мөнәсәбәтләрендәге проблемалар аркасында ил властьларының Трампка дәгъвалары юк, диде. “Без барыбыз да Кушма Штатлар президенты Трамп әфәнденең Русия-Америка мөнәсәбәтләре турында ниләр сөйләве турында беләбез. Без сайлау алды кампаниясе барышында аны көйләү мөһимлеге турындагы белдерүләрен беләбез”,—диде Русия лидеры.
В.Путин, Мәскәү АКШның теләсә кайсы хакимияте белән ул хакимиятнең никадәр эшләү теләге булса, шулкадәр эшлиячәк дип тә әйтте.
Октябрь башында В.Путин Д.Трамп белән ышанычлы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты дип белдергән иде. Русия лидеры алар арасында якын бәйләнешләрнең беркайчан да булмавы, әмма илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өмете барлыгы турында белдергән иде.
Читайте нас: