Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 октябрь 2019, 18:07

Владимир Путин НАТОның Русия чикләренә якынлашуына бәя бирде

Русия лидеры Владимир Путин RT Arabic, Sky News һәм “Al Arabiya”га биргән интервьюсында “НАТО инфраструктурасының Русия чикләренә якынлашуы Мәскәүдә бер шатлык та тудырмый” дип белдерде. Ул “НАТОның РФ чикләренә якынлашуыннан Русия янау сизә” дип ассызыклады.

“Без моны һәрвакыт сизеп тордык, бу хакта гел әйтеп килдек”, - дип өстәде Путин. Аның әйтүенчә, Мәскәүгә һәрвакыт “монда бер куркыныч та юк” дип җавап биреп килгәннәр, чөнки НАТО хәрби оешма түгел һәм ул, имеш, агрессив булмаган характерда.
Шул ук вакытта Путин НАТОның уставы үзгәрмәве һәм аның элеккечә хәрби блок булып калуы турында әйтә. “Хәрби блокның инфраструктурасы безнең чикләргә якынлаша икән, бу бездә бер шатлык та тудырмый”, - диде ул сүзен йомгаклап.
Русия президенты НАТОның Европадагы эшчәнлеге аркасындагы хәвеф турында берничә мәртәбә әйткән иде инде. Аныңча, Мәскәүнең реакциясе булырга тиеш. Әле 2007 елда ук, Мюнхенда иминлек буенча конференциядә чыгыш ясап, Путин АКШның тышкы сәясәтен һәм НАТОның көнчыгыш юнәлешендә киңәюен гаепләгән иде.

Читайте нас: