Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 октябрь 2019, 18:11

Молдова президенты Путинга вәгъдә иткән бүләген тапшырган

Молдова президенты Игорь Додон Владимир Путинга туган көненә туган авылы Садовтан өй шартларында җитештерелгән шәраб бүләк итәргә дигән вәгъдәсен үтәве турында хәбәр иткән.

Молдова президенты Игорь Додон Владимир Путинга туган көненә туган авылы Садовтан өй шартларында җитештерелгән шәраб бүләк итәргә дигән вәгъдәсен үтәве турында хәбәр иткән.
Башта ул бүләген БДБ саммиты үткән Ашхабадка алып килергә уйлаган. Ләкин ул махсус борт белән түгел, ә гадәти рейслар белән очканлыктан, бу идеясе тормышка ашмаган. Шуннан ул бүләген Мәскәүгә озаткан.
- Мин сүземдә тордым, үзем җитештергән шәраблы мичкәләрне Мәскәүгә алып килдек, - дигән Игорь Додон ТАСС хәбәрчесенә.
Русия лидерына үзе эшләгән шәраб бүләк итәргә теләве турында Додон телеканалларның берсендә эфир вакытында әйткән иде. Додон Путинның берничә тапкыр молдова шәрабын мактавы турында да әйткән.
Гомумән, Молдовада дәрәҗәле кунакларга Криковтагы данлыклы шәраб подвалларыннан шәраб бүләк итү гадәте бар. 2002 елда да Путинның Кишиневка килүе аның туган көненә туры килгән иде. Ул вакытта Русия президенты бүләк сыйфатында берничә йөз раритетлы шәраб кабул итеп алган булган.
Иң кызыгы шунда – бу бүләкләрне лидерлар туган илләренә алып кайтып китми, ә Криковтагы махсус винотекада өлгерергә, тәмләнергә калдыра. 2017 елда инде Молдова президенты Путинга шәхси коллекциясеннән берничә шешә шәраб алып килгән.
Криковтагы җир асты шәраб сакланучы подвалларга 1954 елда нигез салынган.
Читайте нас: