Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 октябрь 2019, 14:32

Республика көнендә Радий Хәбиров Салават Юлаев һәм Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Милли батырыбыз Салават Юлаев һәйкәленә Республика көнендә чәчәк гөлләмәләре салу матур традициягә әверелде. Быел тантаналы церемониядә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев, республика хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Җыелышы депутатлары, Уфа мэриясе җитәкчелеге катнашты.

Радий Хәбиров шулай ук быел июнь аенда шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка ачылган һәйкәлгә дә чәчәкләр салды. Алты метрлы бронза скульптура Зәки Вәлиди исемендәге урамда Телеүзәк каршындагы мәйданда урнашкан.
Бүген Башкортстанда бәйрәм - Республика көне. Салават Юлаев исемендәге мәйданда һәм “Торатау” Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда бәйрәм чаралары үтә. Шунда ук Башкортстанда яшәүчеләр халык караокесына кушылып, “БСТ” каналының туры эфирында Башкортстан Гимнын башкарачак.
Читайте нас: