Русия президенты Владимир Путин яңа губернаторларга үз эшләрендә ничек уңышка ирешү мөмкинлеге турында сөйләде.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, иң мөһиме шул – төбәк башлыклары русиялеләргә игътибарлы булырга тиеш.
“Моннан башка уңышка ирешү мөмкин түгел”,- диде Владимир Путин.
Ул шулай ук кешеләргә карата игътибарлылылык күрсәтү югары вазифа биләүче җитәкчеләр эшендә иң мөһим нәрсә булып тора дип тә өстәде.