Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 октябрь 2019, 11:26

Президент белән премьер күпме эш хакы ала?

Владимир Путин туган көнендә, ягъни 7 октябрьдә, үзенең Һәм Медведевның эш хакын арттырды.

Владимир Путин туган көнендә, ягъни 7 октябрьдә, үзенең Һәм Медведевның эш хакын арттырды.


Президент кул куйган указга ярашлы, дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре, хөкүмәт әгъзалары һәм дәүләт вазифаларындагы бер төркем кешеләрнең эш хаклары 1 октябрьдән 4,3 процентка арта.

РБК, “Гарант” системасына нигезләнеп, күтәрелүдән соң Владимир Путин белән Медведевның айлык эш хакын исәпләп чыгарган. 1 октябрьдән Президент - 773,4 мең сум, хөкүмәт җитәкчесе 618,7 мең сум алачак. Болар бары тик оклад кына , ә айлык, квартал саен түләнә торган акчалата премияләрнең күләме күрсәтелми, диләр.


Президент һәм премьерның эш хакы күтәрелүен Путинның матбуган секретаре Дмитрий Песков “бу план буенча каралган индексация “ дип аңлатты.

Читайте нас: