Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 октябрь 2019, 11:28

Америка астронавты Русия орденына лаек булды

Русия Президенты Владимир Путин Америка астронавты Николас Хейга Батырлык орденын тапшырды.

Русия Президенты Владимир Путин Америка астронавты Николас Хейга Батырлык орденын тапшырды.


Бүләкләргә РФ ракета – космос өлкәсендәге башка хезмәткәрләр дә лаек булды. “Дуслык” ордены белән Роскосмос җитәкчесе урынбасары Александр Лопатин, М.В.Хруничев исемендәге космик фәнни-гамәли Үзәкнең генеральный директоры Алексей Варочко бүләкләнде. Орден-медальләр ике дистәләп хезмәткәргә тапшырылды.

Узган ел 11 октябрьдә Байконурда “Союз МС-10” корабы җирдән күтәрелеп, тугыз минут узуга техник сәбәпләр буенча Казахстанның Җизказган шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта төшеп утырган иде.

Авария очракларындагы коткару системасы штатлы рәвештә эшләгән. Экипаж шунда ук коткаручылар белән элемтәгә кергән. Космонавтлар Алексей Овчинин һәм Ник Хейг җиргә исән-имин төшеп утырганнар.


Читайте нас: