Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 октябрь 2019, 20:38

Бюджет гадел булырмы?

Дәүләт Думасына 2020-2022 елларга ил бюджеты проекты тәкъдим ителде.

Дәүләт Думасына 2020-2022 елларга ил бюджеты проекты тәкъдим ителде.

Ул социаль юнәлештә булачак. Иң мөһиме, социаль юнәлеш гаделлек буенча да каралачак. Мисал өчен, дәваханәләр һәм мәктәпләргә бүленгән акчалар, регионга карап, 3-4 тапкырга аерыла. Бу аерма сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсен, башлыча, төбәкләр бюджетына күчерүдән килеп чыкты. Авыл хуҗалыгына да ярыйсы гына ярдәм күрсәтелмәкче. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, бюджет проектын беренче укуда Русия Финанс министры Антон Силуановка: “Төбәкләрдә һәм икътисад үсешенә тәгаенләнгән акчаларны ел уртасында түгел, ә гыйнвар аенда ук күчерергә кирәк”- дип, дәгъва белдерде.
Читайте нас: