Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 октябрь 2019, 11:39

Украина ялган юл белән үзен пиарлаштыра

Кырымда Украина дроннары “бәреп керүен” кире какканнар.

Кырымда Украина дроннары “бәреп керүен” кире какканнар.


Кырымның эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры Сергей Зырянов Украина телеканалының Кырымга пропаганда листовкалары төялгән беспилотникларның бәреп керүен күрсәткән сюжетны монтаж дип атаган.

Украинаның “1+1” телеканалы Әрмәнск шәһәренә бер каршылыксыз меңләгән листовкалар ташлаулары турында сюжет күрсәткән булган. Телеканал раславынча, беспилотникларны очырган волонтерлар икенче юлы Севастопольны “алачак” һәм дроннарны анда очырачак. Әрмәнск шәһәрендә яшәүчеләрнең шәһәр форумында бу шау-шу тудырган, алар бер нинди дә листовкалар алмаулары турында әйтәләр. Халык моны ялган хәбәр, “фейк” дип атый.


“Без цифрлы заманда яшибез, цифрлы технологияләр белән теләсә нинди видеомонтажны ясап була”, - ди “РИА-Яңалыклар” җитәкчесе Зырянов. Ул Кырымны гел Русиянеке булачак, ди. Украинага ошыймы-юкмы бу, кырымлылар үзләренең сайлавына үкенми. Хәтерегездә булса, Кырым 2014 елның мартында үткән референдум нәтиҗәләре буенча Русия шәһәренә әйләнде. Кырымның 96,7 процент һәм Севастопольның 95,6 процент сайлаучылары Русия составына керергә риза булып тавыш бирде. Украина бу нәтиҗәләрне танымый, Кырымны һаман үзенеке итеп саный. Русия Президенты Владимир Путин “Кырым мәсьәләсе” тулысынча ябык, диде. “Русия составына Кырым демократик юл белән, тулысынча халыкара хокукларга таянып һәм БМОның уставына ярашлы керде”, – ди ул.


Читайте нас: