Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 октябрь 2019, 12:07

Владимир Путин Таҗикстандагы коллегасын котлады

Русия президенты Владимир Путин Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонны туган көне белән котлады. Путин әйтүенчә, Таҗикстан лидерының Мәскәү һәм Дүшәнбе арасындагы союздаш һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлешен Русиядә югары бәялиләр.

“Дәүләт башлыгы постында үзегезнең күп еллык эшчәнлегегез белән Сез ватандашлар арасында һәм чит илләрдә лаеклы хөрмәт яуладыгыз”, - диелә Кремль сайтында.

Владимир Путин: “Таҗикстан халкы Рахмон җитәкчелегендә икътисади һәм социаль үсеш җәһәтеннән сизелерлек уңышларга иреште”, - дип ассызыклады. Ул шулай ук Таҗикстан президентының Евразия биләмәләрендә һәм Үзәк Азиядә иминлекне һәм тотрыклыкны тәэмин итү буенча керткән өлешен билгеләде.

Русия лидеры “төрле тармакларда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, иптәшләрчә аралашуны дәвам итәргә әзер булуын” раслады.

Читайте нас: