Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 октябрь 2019, 12:11

Нәрсә ул “Путин факторы”?

Әзербайҗан һәм Казахстан президентлары “Путин факторы” турында сөйләделәр.

Әзербайҗан һәм Казахстан президентлары “Путин факторы” турында сөйләделәр.

“Русия гасыр башындагы кризисны “Путин факторы” аркасында җиңеп чыга алды”, дип белдерде Әзербайҗан президенты Илһам Алиев “Валдай” халыкара дискуссия клубының пленар утырышында.


“Русиянең авыр сынаулардан лаеклы чыга алуына нәкъ “Владимир Путин факторы” булышлык итте, - дип ассызыклады Әзербайҗан лидеры. – Бу – чын дөреслек һәм моны барысы да белергә тиеш”.

Шуңа охшаш сүзләрне Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев та әйтте. Ул Русияне бөек дәүләт дип атады һәм “аның конструктив катнашлыгыннан тыш бер генә проблема да – глобаль булсынмы ул, төбәк проблемасымы – хәл ителә алмый”, - дип билгеләде. Монда төп казаныш – Владимир Путинныкы, дип ассызыклады Токаев.



Читайте нас: