-5 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 октябрь 2019, 19:14
Русия килешүне озайтырга әзер
“Әгәр дә яңа килешүгә кул куелмаса, Русия Украина белән газ транзиты контрактын бер елга озайтырга әзер”,- дип белдерде дәүләт башлыгы үзенең “Русия энергетикасы атналыгы” форумында ясаган чыгышында.
“Әгәр дә яңа килешүгә кул куелмаса, Русия Украина белән газ транзиты контрактын бер елга озайтырга әзер”,- дип белдерде дәүләт башлыгы үзенең “Русия энергетикасы атналыгы” форумында ясаган чыгышында.
“Без инде күптән Украинадагы партнерларыбыз белән сөйләшүләргә әзер идек, ләкин алар берничек тә сөйләшүләр алып барырлык кирәкле власть органнары формалаштыра алмады,- диде Владимир Путин.
Сентябрь ахырында РФ Энергетика министрлыгы башлыгы Александр Новак якларга Украина белән газ транзитлауга булган контракны вакытлыча озайтырга тәкъдим иткән иде. Украинаның энергетика министры Алексей Оржель газ буенча сөйләшүләрне уңай бәяләде, ләкин “транзит турындагы контрактка кул куелмау куркынычы кала”,- дип белдерде.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде