Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2019, 10:31

Президентлыкка яңа кандидат

Кытайның Sohu порталы Владимир Путинның алмашчысын атаган.

Кытайның Sohu порталы Владимир Путинның алмашчысын атаган.


Кытай журналистлары Русия президенты постында Оборона министры Сергей Шойгуны күрә. Алар фикеренчә, министрның армиядә авторитеты һәм ил халкы арасында популярлыгы бар. Кытайлар Шойгу икътисадны да, халыкара мөнәсәбәтләрне дә “тота алачак” һәм америкалылар белән дә катырак сөйләшәчәк дип исәпли. Соңгысы алар өчен аеруча кулай, чөнки АКШ белән сәүдә сугышы алып баралар.


Тик Кытай “күрәзәчеләре” Путинның гади сценарийлар яратмавын, шуңа күрә алмашчысын алдан әйтмәвен исәпкә алмый. Хәер, бәлки ул аны чынлап үзе дә белмидер әле. Президент сүзләренә караганда, ул бу хакта 15 ел уйлана инде.
Читайте нас: