Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2019, 16:02

Башкортстан – уникаль төбәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Валдай” дискуссия клубында шуны исбатлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Валдай” дискуссия клубында шуны исбатлады.

1 октябрь көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сочида XVI “Валдай” халыкара дискуссия клубының ел саен үтүче утырышы кысаларында “Русия һәм ислам дөньясы: үзара роле һәм тәэсире” махсус сессиясендә катнашты. Аның чыгышы республика территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының һәм диннәрнең дуслык традицияләренә багышланды.

- Сессиядә чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, озак уйландым. Кызыксындырлык нәрсә әйтергә, нәрсәләр белән бүлешергә? Шуңа күрә мин иң гади вариант тәкъдим итәм. Башкортстан Республикасының хәзерге заманда төрле милләт һәм конфессия кешеләре дус һәм тату яшәгән уникаль мисал икәнлеген исбатларга тырышам. Башкортстанда яшәүче 4 млн. халыкның 67 % - мөселманнар. 36% - урыслар, 30 % - башкортлар, татарлар – 24%.

Башкортстан – үзенә бертөрле төбәк. Иң беренче чиратта, аның урнашу урыны. Безгә республиканы төрле цивилизацияләр киселешендә урнашкан дип әйтүләре бик ошап бетми. Без барыбыз да дус-тату булып үзәктә яшибез. Шуңа күрә еш кына “Башкортстан – ул Евразия йөрәге” дибез.

Без – үзенчәлекле, чөнки үз иркебез белән Русия дәүләте составына кергәннән соң, 500 ел дәвамында, республика территориясендә яшәүче барлык халыклар туган илебез Русиянең уңышларын һәм авырлыкларын бергә бүлешә.

Мин һәрвакыт шундый мисал китерәм. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Башкорт кавалерия дивизиясе зур танылу ала. Аның составында 78 Советлар Союзы Герое була. Совет Армиясенең шул чордагы бер генә подразделениесенең дә шулкадәр геройлары булмаган.

Без бер-беребез белән күптәннән яшибез, шуңа күрә дә без үзенчәлекле. Конституциядә ныгытылган барлык нормалар һәм таләпләр безнең тынычлыкта яшәвебез, бер-беребезне хөрмәт итүебез турында сөйли. Башкортстанда яшәү тәҗрибәсе нәрсәсе белән кызыклы соң? Без бер-беребезнең яшәешенә тирәнтен үтеп кергәнбез һәм күптәннән.

Безгә Башкортстанда яшәве бик тә рәхәт, чөнки Раштуа белән Пасхадан тыш безнең тагын да ике ялыбыз – Ураза бәйрәмебез һәм Корбан бәйрәмебез бар. Һәм бездә мөселманнар Пасха белән Раштуаны, ә православие динендәгеләр Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен билгели. Бу үрелеш шулкадәр тирәнтен, һәм минем карашка, бик тә мөһим.

Бездә һәр өченче никах - катнаш. Кагыйдә буларак, әгәр ире башкорт булса, хатыны – православие динендә. Һәм киресенчә. Мондый очраклар бик күп. Шундый никахларда балалар туа. Мәсәлән, мин – мөселман, ә балаларым – православие динендә. Шулай килеп чыкты. Мондый кызыклы тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә табуы кыендыр дип уйлыйм.

Менә шундый кыска тезислар, аргументлар белән төрле милләтләрнең мәдәнияте, дине бер-берсе белән тирәнтен үрелүен күрсәтергә теләдем. Безнең иң зур байлыгыбыз – шунда.
Читайте нас: