Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2019, 03:04

Президентлар телефоннан нәрсәләр хакында сөйләшкән?

Күптән түгел Зеленскийның АКШ президенты Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүен халык игътибарына җиткергәннәр иде.

Украина президентының рәсми сайтында Владимир Зеленскийның РФ Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшүләрен халыкка җиткерергә чакырган петиция дөнья күргән. Күптән түгел Зеленскийның АКШ президенты Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүен халык игътибарына җиткергәннәр иде.


Аерым алганда, Зеленскийның Трамп белән “уйнап” сөйләшүен, кайбер җинаять эшләре буенча үзләренең карашларын килештерүләрен, Евросоюз җитәкчеләрен тәнкыйтьләүләрен халыкка чыгардылар. Хәзер Зеленскийның Путин белән нәрсә турында сөйләшкәнен дә ачык игътибарга чыгарырга кушалар.
Электрон петиция 28 сентябрьдә булдырылган һәм әлеге вакытта 52 тавыш җыйган. Әгәр 90 көн эчендә 25 мең имза җыелса, аны президент карарга хокуклы булачак.
Дональд Трампның Зеленский белән сөйләшкәндә 2020 елда Киевның Вашингтон хакимиятенә үзен икенче тапкыр президент итеп сайлатырга ярдәм итүләрен сорап басым ясаганы беленде. Бу Вашингтонда шау-шу тудырды. Имеш, Америка лидеры Зеленскийдан элеккеге Америка вице-президенты Джозеф Байденның улы кылган гамәлләрне тикшерә башлауны таләп иткән.
Моның өчен Трамп Украинага матди һәм хәрби ярдәм вәгъдә итә. Трампның бу гамәлләренә карата АКШ конгрессының вәкилләр палатасы импичмент мәсьәләсен күтәрде. Демократ Байден - 2020 елда үтәчәк президент сайлауларында Трампка иң нык конкурент булган кандидат. Демократлар Зеленский белән генә тынычланып калмыйча, Трампның РФ Президенты Владимир Путин белән сөйләшкән әңгәмәсен дә халыкка хәбәр итүне таләп итәргә ниятлиләр.
Читайте нас: