Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 сентябрь 2019, 02:33

Владимир Путин Парижга хушлашырга барачак

30 сентябрь көнне үтәчәк хушлашу чарасында барлыгы 30лаган дәүләт җитәкчесе катнашачак.

Русия президенты Владимир Путин Парижга 87 яшендә вафат булган Франциянең элекке башлыгы Жак Ширак белән хушлашу церемониясенә барачак. Франциянең элекке лидеры 26 сентябрь көнне мәрхүм булган.


30 сентябрь көнне үтәчәк хушлашу чарасында барлыгы 30лаган дәүләт җитәкчесе катнашачак.
Владимир Путиннан тыш Парижга Венгрия премьеры Виктор Орбан, Италия президенты Серджо Маттарелла, Ливан премьеры Саад Харири да киләчәк. Бу көн илдә милли матәм көне дип игълан ителәчәк.
Жак Ширак 1995-2007 елларда Франция президенты булып торды. Аңа кадәр авыл хуҗалыгы министры, премьер-министр һәм Париж мэры булып эшләгән. 2005 елда табиблар анда йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы барлыгын ачыклаган. Соңгы елларда Франциянең элекке башлыгы рәсми чараларда катнашмаган.
Читайте нас: