Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 сентябрь 2019, 03:13

“Юк, СССРны тергезү планы юк...”

“Юк, андый планнар юк”, - дигән Дмитрий Песков.

Русиянең 2024 елга Советлар Союзын булдыру буенча планнары юк, дип белдерде Владимир Путинның сәркатибе Дмитрий Песков, Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвилиның сүзләренә комментарий биреп.

Моңа кадәр Владимир Путинның, имеш тә, СССРны яңадан тергезү буенча планнары бар дигән Михаил Саакашвилиның сүзләрен хәтта Грузия мәгълүмат чаралары бастырып чыккан. Бу планнар имеш, Әрмәнстан, Грузия, Белоруссия, Молдавия һәм Украинаны (Көнбатыш өлешеннән башка) берләштерүдән гыйбарәт.
“Юк, андый планнар юк”, - дигән Дмитрий Песков.
Читайте нас: