Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 сентябрь 2019, 03:44

Русия белән Грузия арасында самолетлар кайчан оча башлар?

"...Без беркайчан да Грузия белән талашыр өчен ясалма сәбәпләр эзләмәдек".

Русия беркайчан да Грузия белән гаугалашыр өчен сәбәп эзләмәде, шуңа күрә әгәр дә Тиблиси Мәскәүгә карата конструктив позициядә булса, ике ил арасында очышлар тергезелергә мөмкин, дип белдерә чит илләр эшләре министры Сергей Лавров.

“Бу карарга килгәндә, очышларны туктату вакытлы чара икәнен белдергән идек, ситуация нормальләшкәч, Грузия җитәкчелеге җәйге кебек инцидентларга охшаш хәлләргә юл куймаса, без очышларны янә башларга әзер булачакбыз дигән идем”, - дип әйтте Сергей Лавров БМО брифингындагы чыгышында.

“Без беркайчан да Грузия белән талашыр өчен ясалма сәбәпләр эзләмәдек, әгәр дә Грузия җитәкчелеге, русофобларга борылып карамыйча Русия белән нормаль мөнсәбәтләр файдасына үз позициясен җаваплы рәвештә алга этәрә алса... мин очышларны тергезер идем”, - дигән Лавров.

Хәтерегездә булса, грузин-русияле мөнәсәбәтләре Тбилисида православие халыкара конференциясендә катнашкан русияле депутатлар визитын кире каккач кискенләшкән иде. Грузия башкаласын 20 июньдә каршылык акцияләре ялмап алды. Радикаллар парламент бинасындагы Русия вәкилләрен басып алды.

Спецназ митингны таратты, тик 21 июнь көнне каршылыклар дәвам итте. 240 кеше зыян күрде, 300дән артыгы кулга алынган иде. Шушы вакыйгалар шаукымында РФ Президенты Владимир Путин Русия авиакомпанияләренә 8 июльдән Русиядән Грузиягә очышларны тыйды.





Читайте нас: