Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 сентябрь 2019, 02:35

Зеленскийга Путин белән туры элемтә кирәк

Курт Волкер Украинаның Русия белән туры контактларын югары даирәдә көйләү яклы.

Украина буенча Дәүләт департаментының махсус вәкиле Курт Волкер Украинаның Русия белән туры контактларын югары даирәдә көйләү яклы. “Гордон” интернет-басмасына биргән интервьюсында ул әлеге адымнан Киев өчен “потенциаль файда” күрәм дип белдергән.


Әңгәмә барышында Волкерга күптән түгел кайбер сәясәтчеләр тарафыннан яңгыратылган “Норманд форматында” әзерләнгән очрашу Владимир Зеленскийның өметләрен аклаямачак дигән уйлар ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә дигән сорау да бирелгән. Чөнки ул очрашуда Зеленскийга бер үк вакытта өч лидерга – Владимир Путинга, Эмманюэль Макронга һәм Ангела Меркельга каршы торырга туры киләчәк.
“Шәхсән мин президент Макронның яки канцлер Меркельның Украинага каршы булуына ышанмыйм,– дип белдергән Америка дипломаты. – Гомумән, мондый характеристика дөрес түгел дип уйлыйм. Әмма мин чынлап Русия белән туры бәйләнештә потенциаль файда күрәм”.
Волкер сүзләренә караганда, мондый бәйләнешләр башка форматларда да була алмый дигән сүз түгел. “Норманд форматы” шулай ук туры килә, –дип дәвам итә ул.– Әмма күптән түгел булган тоткыннар алмашу (РФ һәм Украина арасында әсирләрне) президентлар Путин һәм Зеленскийның турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә булды.”
Читайте нас: