Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 сентябрь 2019, 13:12

Путин нинди туңдырма ярата?

РФ Президентының яраткан туңдырмасын чит илгә экспортка чыгарачаклар.

РФ Президентының яраткан туңдырмасын чит илгә экспортка чыгарачаклар.

РФ Президенты Владимир Путин яратып сатып алган туңдырманы Коренов сөт-консерва комбинаты экспортка чит илләргә чыгарырга ниятли. Моның өчен махсус цех ачачаклар икән.

Путин бу туңдырманы 2017 елда да, 2019 елда да МАКС авиасалонына баргач сатып алып кунакларны сыйлаган иде. 2018 елның март аенда ил башлыгы аны иң тәмле туңдырма дип атады. Моңардан соң бренд Русиядә иң күп сатылучы туңдырма исемлегенә керде.


Коренов сөт-консерва комбинаты сөт продукциясе, май, куертылган сөт ризыклары ясый, алар 28 илдә сатыла.


2019 елның җәе салкын килү сәбәпле, аларның туңдырма сату күләме 23 процентка төшкән. Былтыр футбол буенча дөнья чемпионатында исә соңгы 15 елда рекордлы күләмдә сатылган булган.
Читайте нас: