Төбәк хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Андрей Назаров әйтүенчә, күпләр эш эзләп республикадан читкә китәргә мәҗбүр. “Кемнәрдер вахта ысулы белән китә. Монысы әле ярты бәла, чөнки алар барыбер әйләнеп кайталар. Проблема шунда, әлеге кешеләр озайлы вакытлар өйләрендә булмыйлар. Бу исә күп кирәкмәгән нәтиҗәләргә китерә. Бездә мең никахка 600 аерылышу туры килә. Катастрофик сан. 20 ел элек кенә мең никахка 200 аерылышу теркәлгән булган. Димәк, аерылышулар саны өч тапкырга арткан. Вахта ысулы – гаиләне саклау өчен яхшы ысул түгел. Бу – бер момент. Моңа өстәп, чит илләрдән, күрше территорияләрдән бездә эшләргә теләгән башка кешеләр килергә тиеш. Моның өчен, кабатлап әйтәм, эш урыннары булдыру кирәк. Эш булмаса, кешеләр килмәячәк”,- диде Андрей Назаров.