Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 сентябрь 2019, 12:03

Мадуро Русиягә рәхмәтле

Боливариан Республикасы президенты Русия белән Венесуэла лидерларын үзара ышанычларын сыйфатлаган мөнәсәбәтләр бәйли дип билгеләде.

Боливариан Республикасы президенты Русия белән Венесуэла лидерларын үзара ышанычларын сыйфатлаган мөнәсәбәтләр бәйли дип билгеләде.


Венесуэла президенты Николас Мадруро Латин Америкасы иленең суверенитетына һәм аның халкы белән теләктәш булганы өчен Русиягә рәхмәтле.

РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Русия һәм Венесуэла лидерларының очрашуы көтелә дип белдерде. РФ чит ил эшләре министры урынбасары Сергей Рябков, июльдә Каракаска баргач, Мадуроның Русиягә сәфәре буенча әзерлек эшләре алып барыла дип белдерде.
Хәтергездәдер, Венесуэлада сәяси хәл-вакыйгалар быел 23 гыйнварда кискенләшеп киткән иде. Илнең оппозицион лидеры Хуан Гуайдоның парламент спикеры вазифасына билгеләнүен Югары суд юкка чыгаргач, ул үзен президент вазифасын башкаручы дип игълан итте. АКШ аны Венесуэланың вакытлы башлыгы итеп таныды. Аңа Лима төркеме илләре (Мексикадан тыш), Америка дәүләтләре оешмасы һәм ЕСның күп кенә илләре кушлыды.
Мадуро бу хәл-вакыйгаларны дәүләт борылышы ясарга омтылу дип атады һәм АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүне белдерде. Русия, Белоруссия, Боливия, Иран, Кытай, Куба, Никарагуа, Сальвадор, Сүрия һәм Төркия аның яклы фикерләрен белдерде.
Читайте нас: