Русия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан президенты Армен Саркисянны һәм илнең премьер-министры Никола Пашинянны Әрмәнстанның Бәйсезсезлек көне белән котлады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
“Котлауларда Русия дәүләте лидеры Русия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләренең күп гасырлык дуслык традицияләренә, рухи якынлыкка һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән союздаш, дустанә характерда булуын билгеләде”, - диелә хәбәрдә.
Владимир Путин шулай ук Русия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләренең сәясәт, сәүдә-икътисади, гуманитар һәм башка тармакларда арытабан да үсешәчәгенә ышаныч белдерде.
Әрмәнстанның Бәйсезлек көне – милли бәйрәм, ул республикада 21 сентябрьдә билгеләнә.