Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2019, 10:48

Кэмерон мемуарларында Путин турында язган

“Путин белән икәүдән-икәү генә калгач, мин гейлар хокуклары турындагы сорауны да күтәрдем..."

Бөекбританиянең элекке премьер-министры (2010-2016) Дэвид Кэмерон мемуарларында Владимир Путин белән очрашуы хакында язган. Төрле очрашулардагы әңгәмәләреннән өзекләр китергән.


Монда демократиягә караш та, халыкара мәсьәләләр дә, гейлар проблемалары да яктыртылган. Кэмеронның For the Record китабы пәнҗешәмбе көнне сатуга чыккан.
Башлыча Кэмерон 2013 елда Сочида узган очрашуны искә ала. Хатирәләре буенча, анда Русия лидеры план буенча сорауларны өйрәнгәч тә болай дигән:

“Сирия һәм Ливиядәге хәлләр буенча мин ачыктан-ачык сөйләшеп, алдагы гамәлләр планын уйларга тәкъдим итәм”. Кэмерон мондый тәкъдимгә куануын белдерә.
“Путин белән икәүдән-икәү генә калгач, мин гейлар хокуклары турындагы сорауны да күтәрдем. Ул Русиядә халык саны кыскаруы җитди проблемасы бар, һәм аңа ирләр хатыннарга өйләнеп, хатыннар күп бала табуы кирәк дигән иде”, - дип яза Кэмерон, 2013 елда 20 төркеме саммиты алдыннан үткән очрашуда.
Читайте нас: