Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2019, 16:54

Республика үсеше хакындагы указга кул кую җитди игътибар уятты

Николай Евдокимов, сәясәтче: “Монда Радий Хәбиров Башкортстанга кайткач ук сайлаган линиянең дәвамы күзәтелә.

Николай Евдокимов, сәясәтче:
“Монда Радий Хәбиров Башкортстанга кайткач ук сайлаган линиянең дәвамы күзәтелә. Аның шундый символик ишарәләр белән үзе республикада властьта чакта бернинди элиталар конфликты булырга тиеш түгеллекне күрсәтәсе килә. - дип аңлата сәясәтче тантанада Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитовның да булуларын. – Игорь Комаровның килүе дә процедурага ярашлы момент. Гадәттә федераль округ вәкилләре мондый дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Ягъни бу момент та традициягә ярашлы”.
Николай Евдокимов сүзләре буенча, хәзер инде төп интрига – Хөкүмәтне кем җитәкләячәк, аның составында кем булачак һәм нинди үзгәрешләр көтелә.
“Әлбәттә, республика үсеше хакындагы указга кул кую җитди игътибар уятты. Документ басылып чыкмас борын ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәктер. Ләкин әйтелгәннәрдән дә проектларның бик амбициоз, зур тырышлык һәм җитди финанслау таләп итүен чамаларга мөмкин. Ул масштаблы проектларга чыганакларның каян алыначагы әлегә билгесез, әмма аларның барысы да гамәлгә ашырылса, бу төбәкнең социаль-икътисади үсешендә гаять зур адым булачак”.
Читайте нас: