Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2019, 20:36

Ралиф Сафин: Беренче тапкыр кайттым

Мортаза Гобәйдулла улыныкына да, Хәмитовныкына да кайтмаган идем.

Билгеле Русия эшкуары Ралиф Сафин да Радий Хәбировның инаугурациясенә килгән иде:

“Күп еллар эчендә тәүге тапкыр инаугурациягә кайттым. Мортаза Гобәйдулла улыныкына да, Хәмитовныкына да кайтмаган идем. Әле исә күңелем атлыгып кайттым”.


Радий Хәбировның инаугурациядә әйткән сүзләрендә Ралиф Сафин оптимизмны һәм үз көчләренә ышануын аерып билгели.
“Батыр, көрәшче тойгысы бар аңарда. Ул җитди, гади түгел, буш түгел. Аның сүзләре артында һәрчак эш тора. Командасы да төгәл формалашкан. Ул каты. Аның энергиясе ташып тора. Беркем дә аңа нидер вәгъдә итеп, үтәмичә булдыра алмаячак. Икенчедән, Радий Хәбировның хәтере яшь. Шуңа күрә үз планын тормышка ашырачагына ышанам. Аны җитди кешеләр, Русия власте, банклар хуплар дип уйлыйм. Шуңа күрә мин барысы да булачагына ышанам, бирсен Ходай”.
Читайте нас: