Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2019, 16:19

Рәмзил Ишсарин: “Республика башлыгының чыгышы конкрет, күләмле булды"

Рәмзил Ишсарин, Русиянең Дәүләт Думасы депутаты:“Республика башлыгының чыгышы конкрет, күләмле булды, эш юнәлешләре һәм аларны башкару вакытлары төгәл билгеләнгән.

Рәмзил Ишсарин, Русиянең Дәүләт Думасы депутаты:

“Республика башлыгының чыгышы конкрет, күләмле булды, эш юнәлешләре һәм аларны башкару вакытлары төгәл билгеләнгән. Мәсәлән, 2024 елга республика халкының саны 4 миллион 100 меңнән дә ким булырга тиеш түгел. Моннан тыш, якын вакыт эчендә 50ләп балалар бакчасы һәм 60лап мәктәп төзеләчәк һәм ремонтланачак. Бу җитди күрсәткеч, алда халыкның яшәү сыйфатын яхшырту буенча күләмле эшләр тора. Әлеге эшләрнең шактый өлеше милли проектларны тормышка ашыру кысаларында башкарылачак”.
Читайте нас: