Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2019, 16:04

Радий Хабировның инаугурациясе тыйнак узачак

Башкортстан Башлыгы вазифасына керешү чарасы артык тантаналарсыз һәм югары кунакларсыз узар дип көтелә.

Башкортстан Башлыгы вазифасына керешү чарасы артык тантаналарсыз һәм югары кунакларсыз узар дип көтелә.

Бу хакта БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв белдерде, дип хәбәр итә Корылтайның матбугат хезмәте.


“Инаугурациянең гадәтләнгән эш шартларында, ниндидер концертларсыз, приемнарсыз, башка төбәкләрдән чакырылган кунакларсыз, тантанасыз узуы планлаштырыла. Чарага РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең килүе көтелә.


Бу республика Башлыгының эшлекле кәефенә туры килә. Ант әйтү процедура гына буларак кабул ителсә дә, ул мөһим юридик факт булып санала. Нәкъ шул моменттан республика Башлыгы үз вазифасына керешә. Бу конституцион норма”, - дип комментарий бирде Константин Толкачёв.
Читайте нас: