Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2019, 17:07

Гүзәл зат һәм сәясәт

Ир-егетләр хатын-кыз сәясәтче турында стереотипларны өч тапкырга ешрак белдерә икән. Бу хакта Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру нәтиҗәләре дәлилли.

Ир-егетләр хатын-кыз сәясәтче турында стереотипларны өч тапкырга ешрак белдерә икән. Бу хакта Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру нәтиҗәләре дәлилли.

Русиялеләр сәясәттә хатын-кыз арасында киң таралган кире сыйфатлар итеп йомшак холыклыкны һәм хисләргә бирешүчәнлекне (9%), игътибарны эшкә генә туплый алмауны(6%), ерак киләчәккә карый белмәүне, түбән профессионализмны (3%) атаган. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге сәясәтче хатын-кызларга кайбер вакытта власть өчен көрәшүдә ихтыяр көче һәм холык күрсәтү җитенкерәми, моннан тыш алар гаиләсе һәм балаларына вакытларын күп бүлә дигән фикерләрен белдергәннәр.

Шул ук вакытта русиялеләрнең 78 проценты хатын-кызның бу өлкәдә булуын уңай бәяли. Сораштыруда катнашучыларның чирек өлеше сәясәттә иң күренекле хатын-кызлар дип Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенконы, 12 процент кеше җәмәгать эшлеклесе Ирина Хакамаданы, 9 проценты Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованы атаган.

Русиялеләрнең яртысы диярлек (40%) хатын-кызлар сәясәттә җитәрлек кадәр катнаша дип саный. 1998 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 98 процентка арткан.

12 сентябрьдә үткән сораштыруда социологар 1,6 мең кешене сораштырган.
Читайте нас: