"2019 елның ноябрендә Германиянең җирлекләр парламентлары һәм Бундестагның гамәлдәге депутатларыннан торган делегациянең Кырымга килүе көтелә. Әлегәчә мондый составтагы делегацияләрнең Кырымга килгәне юк иде”, - дип белдерә Кырым немецларының милли-мәдәни автономиясе башлыгы Юрий Гемпель. Сәфәр вакытында делегация власть вәкилләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашыр дип планлаштырыла.
Украинадагы кискен дәүләт борылышыннан соң 2014 елда Кырым һәм Севастополь властьлары Русия белән кушылуга бәйле референдум үткәрде. Аның нәтиҗәсендә Кырым Русия составына керде. 2014 елның 18 мартында исә Владимир Путин Кырым республикасын һәм Севастопольне Русия Федерациясе составына кертү хакындагы килешүгә кул куйды, 21 мартта аны Федераль Җыелыш ратификацияләде.
Тик барыбер, референдумның ышанычлы нәтиҗәләренә карамастан, Киев Кырымны Русия өлеше дип танудан баш тарта. Шунда ук 2014 елда Украинадагы хәлләр, Кырымның Русия белән кушылуына бәйле Евросоюз РФга карата санкцияләр кертте.