Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2019, 11:03

Иреккә чыгарылган беренче русияле туган ягына кайтты

Севастопольнең шәһәр советы элеккеге депутаты Владимир Галичий Украина, ниһаять, туган ягына кайтты.

Севастопольнең шәһәр советы элеккеге депутаты Владимир Галичий Украина белән Русия сәяси тоткыннарны алмашканнан соң, иреккә чыгучылардан тәүге булып шәһәргә кайтты, дип хәбәр итә тоткыннарны алмашуда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Белик.


Украинаның чик буе сакчылары 2015 елның 22 сентябрендә Владимир Галичийны Черкасск өлкәсеннән туганнарыннан кунактан Кырымга кайтып барганда “Каланчак” контроль-үткәрү пунктында кулга алган була.


Белик белдерүенчә, Украина иреккә чыгарган безнең тагы 3 тоткынның Севастопольгә кайтуы шушы көннәрдә көтелә.

35кә 35 форматында тоткыннарны алмашу Русия белән Украина мөнәсәбәтләрендә - зур алга китеш. Владимир Путин тоткыннарны алмашу операциясе уңышлы килеп чыксын өчен күп көч сарыф итте.
Читайте нас: