Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 сентябрь 2019, 10:23

Владимир Путин ополченецлар белән очрашты

Русия лидеры Владимир Путин кайчандыр республикага бәреп кергән халыкара террористларны тар-мар итүнең 20 еллыгы билгеләнгән Дагыстанга килде.

Русия лидеры Владимир Путин кайчандыр республикага бәреп кергән халыкара террористларны тар-мар итүнең 20 еллыгы билгеләнгән Дагыстанга килде.


Русия лидеры 11 сентябрьдә Ботлихта 1999 елның август-сентябрь айларында террористларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ополченецлар белән очрашты. Очрашуда катнашучыларның берсе Дагыстанда мондый президент белән горурланулары турында белдергән.
“Шундый кешеләр, күркәм, чибәр, изге күңелле хатын-кызлар һәм кыю ир-егетләр булганда Русиядә ил башлыгы булып ниндидер җебегән тора алмый, бу аңлашылып тора, башкача булуы мөмкин дә түгел”, - дип җавап бирде Владимир Путин. Аннары өстәп куйды: “Ил башлыгына кыюлыкны, каһарманлыкны кешеләр бирә”.
Ботлих – көнбатыш Дагыстанның иң зур авылы. Биредә 13 меңләп кеше яши. Янәшәдә Русия Кораллы көчләренең аерым бер бригадасы урнашкан.

Ботлих районында, барлык Дагыстандагы кебек, кайчандыр республикага бәреп кергән халыкара террористларны тар-мар итүнең 20 еллыгын билгелиләр. Русия ФСБ мәгълүматлары буенча, ул вакытта 280нән күбрәк кеше һәлак булган, 800дән күбрәк хәрбиләр, силовиклар һәм гражданскийлар яраланган.
Читайте нас: