РФ Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев кайчан дүрт көнлек эш атнасына күчәчәгебезне әйткән.
Премьер-министр бу уңайдан киңәшмәләр сериясе үткәрергә планлаштыра. Дүрт көнлек эш атнасына күчер өчен Хезмәт турындагы законга үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу ничек тормышка ашырылыр, Медведев икътисадтагы конкрет хәлләргә бәйле булачак, ди. Законга үзгәрешләр кертеләчәк, моңардан качып котыла алмаячакбыз. Дүрт көнлек эш атнасына күчкәндә хезмәткәрләрнең дә, җитәкчеләрнең дә теләкләрен исәпкә алачаклар.
“Без эшләр өчен яшәмибез, ә яшәр өчен эшлибез”, - ди ФНПР рәисе Михаил Шмаков. Хөкүмәт белән профсоюзлар арасында өчъяклы комиссия төзеләчәк, алар бөтен сорауларны да тикшереп, хәл итеп барачак. Әмма моңа вакыт таләп ителә.