Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2019, 11:15

Сочидагы очрашу

12 сентябрьдә Сочи шәһәрендә Израиль премьер министры Биньямин Нетаньяху Владимир Путин белән очрашты.

12 сентябрьдә Сочи шәһәрендә Израиль премьер министры Биньямин Нетаньяху Владимир Путин белән очрашты.


2019 елда ике ил җитәкчесе инде өч тапкыр очрашып сөйләштеләр. Сөйләшүнең төп темасы - Якын Көнчыгыштагы һәм Сүриядәге каршылыкларны киметү. Очрашу алдыннан Израиль җитәкчесе ике ил арасындагы бәйләнешләрнең яхшыруы хакында:
-Владимир Путин белән очрашып сөйләшүләрне бик югары бәялим. Ул турысын һәм дөресен ачыктан- ачык әйтеп, шул ук вакытта хөрмәт белән сөйләшүче кеше. Сүриядә Русия самолеты белән булган аянычлы хәл вакытында да ул ике ил арасында хәрби конфликтны булдырмый кала алды. СССР ның нацизмны җимерүгә керткән бәяләп беткесез зур өлешен дә безнең ил халкы онытмаячак, дип белдерде.
Читайте нас: