Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2019, 09:08

Путин белән Лавровка зур рәхмәт

Русиянең Чит илләр эшләре министрлыгына, илнең сәяси җитәкчелегенә һәм гомумән Владимир Путинга зур рәхмәт!”

"РИА Новости Украина" порталының баш мөхәррире Кирилл Вышинский үзен иреккә чыгарганнары өчен Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә Владимир Путинга шәхси рәхмәтләрен җиткерде.


“Русиянең Чит илләр эшләре министрлыгына, илнең сәяси җитәкчелегенә һәм гомумән Владимир Путинга зур рәхмәт!” – диде Кирилл Вышинский, журналистларга да рәхмәт белдерде.


Журналист һаман да гаепләнүче статусында булуын әйтте. Шулай ук "РИА Новости Украина" баш мөхәррире булып калуын ассызыклады. Журналистика һөнәреннән китәргә җыенмыйм диде.


Үзен иреккә чыгаруны Вышинский Украина белән Русия мөнәсәбәтләрендә җитди адым дип исәпли. “Мөнәсәбәтләрдә бу җитди алга китеш дип ышанам. Зеленский иленең ышанычларын аклады. Мин Владимир Путинның оптимизмы яклы. Бер тамырдан булган ике халыкның дуслашудан башка чарасы юк”, - диде Вышинский.
Читайте нас: