Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2019, 09:22

Ни өчен Путин Украинада иреккә җибәрелгән ватандашларыбызны каршы алмаган?

Владимир Путин аэропортка иреккә чыгарылган русиялеләрне каршы алырга килмәде, чөнки бу аның вазифаларына керми.

Владимир Путин аэропортка иреккә чыгарылган русиялеләрне каршы алырга килмәде, чөнки бу аның вазифаларына керми, дип аңлата ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

“Дәүләт башлыгы тоткыннарны алмашу операциясе гомумән уңышлы килеп чыксын өчен болай да күп көч сарыф итте, һәм бу мөһим булып тора”, - диде ул.

РФ һәм Украина арасында тоткыннарны алмашу 7 сентябрьдә үтте. 35 русияле белән “Россия” махсус очучы отряд самолеты Мәскәүдә төште. Якынча шушы ук вакытта Борисполь аэропортында да 35 украин тоткыннары белән самолет төшеп утырган. Русия ягыннан иреккә чыгарылганнар арасында теракт әзерләгән өчен хөкем ителгән Олег Сенцов бар, Украина ягыннан - РИА Новости Украина порталы җитәкчесе Кирилл Вышинский. Русия һәм Украина лидерлары икеяклы мөнәсәбәтләрне сәламәтләндерүдә тоткыннарны алмашу зур мәгънәгә ия дип белдерде.
Читайте нас: