Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2019, 03:11

Украина һәм Русия: тоткыннарны алмаштык

Украина Президенты Владимир Зеленский 7 сентябрьдә, шимбә көнне, үзенең Русия коллегасы Владимир Путин белән сөйләште.

Украина Президенты Владимир Зеленский 7 сентябрьдә, шимбә көнне, үзенең Русия коллегасы Владимир Путин белән сөйләште.
“Беренче этап тәмам дип исәплим. Мин, Украина президенты Владимир Зеленский һәм РФ Президенты Владимир Путин нәрсәләр вәгъдә иттек, килешүләребезне бозмыйча барын да эшләдек”, - дип китерә “Интерфакс” Зеленский сүзләрен.
Мәскәүдән очып төшкән тоткыннарны Зеленский шәхсән үзе каршылады. Җибәрелгән украиннарны туганнары да көтеп тора иде.
РФ һәм Украина арасында тоткыннарны алмашу кичә, 7 сентябрьдә үтте. 35 русияле белән “Россия” махсус очучы отряд самолеты Мәскәүдә төште. Якынча шушы ук вакытта Борисполь аэропортында да 35 украин тоткыннары белән самолет төшеп утырган.
Алмашу “35кә 35” формуласына ярашлы үткән. Ул 30 августта ук фаразланган иде, әмма нишләптер килеп чыкмаган иде.
Читайте нас: