8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгын сайлыйбыз. Тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре 9 сентябрь иртәсендә билгеле булачак. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәсми йомгакны сайлаудан соң 10 көн эчендә бастырачак.
Тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәсе игълан ителгәннән соң инаугурация датасы билгеләнәчәк. Анда республиканың сайланган Башлыгы халыкка һәм Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы конституцияләренә тугрылыкка ике телдә ант бирәчәк.
Шуннан соң закон буенча республиканың сайланган Башлыгы рәсми рәвештә вазифаны үти башлый һәм бар хөкүмәт отставкага китә. Яңалары тәгаенләнгәнче министрлар “вазифаны вакытлыча башкаручы” булып эшләрен дәвам итәчәк.