Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 сентябрь 2019, 02:46

Владимир Путин Монголиягә нигә барган?

В.Путин һәм Монголия башлыгы Халтмаагийн Баттулга тирмәдә очраштылар.

РФ президенты һәм Монголия президенты Улан-Баторда очрашкач бүгенге һәм якын киләчәккә багышланган мәсьәләләрне тикшерделәр, хәрби-техник хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Ике ил арасында бу өлкә уңышлы үсә һәм төбәктә хәвефсезлекне тәэмин итүдә мөһим фактор булып тора.
“Без илләребез арасында оборона, хәрби-техник һәм террорга каршы көрәш мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләштек. Бу өлкәдәге хезмәттәшлек Азиядә хәвефсезлекне тәэмин итүнең мөһим факторы дип саныйбыз”, – диде Владимир Путин.
Очрашу барышында ике ил арасында авыл хуҗалыгы, транспорт, энергетика һәм банклар өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү турында да сүз барды.
Русия президентының Монголиягә визиты совет һәм монгол гаскәрләренең Халхин-Голда японнарга каршы көрәшнең 80 еллыгына багышланды.
Читайте нас: