Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 сентябрь 2019, 03:12

"Үзгәрдем, әмма кеше булып калдым"

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең 100 көн президент булып торуына йомгак ясады.

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең 100 көн президент булып торуы уңаеннан “1+1” телеканалына интервью биргән. Ул үзенең бу кыска гына вакыт эчендә ниләр башкарганын сөйләгән. “Үзгәрешләр бар, әмма кеше булып калдым, - дигән ул. – Мондый вазифа биләгән кешене сындыра торган әйберләр мине сындырмады”.
Зеленский элеккеге президент Петр Порошенко билгеләгән Чит ил эшләре министрлыгы вәкилләренең РФ Президенты Владимир Путин белән аралашуына комачауларга тырышканы турында да әйткән. Порошенко яклылар морякларның үз илләренә әйләнеп кайтуы өчен тырышмаган.
Зеленский өчен президентлык вакытында иң авыры Русия Президенты белән сөйләшү булган. Ул Владимир Путин белән “норманд форматы”нда үтәчәк саммитта очрашырга ниятли. Франция лидеры Эмманюэль Макрон ул саммитны сентябрьдә үтәчәк, дигән иде.
Читайте нас: