Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 август 2019, 12:01

Кунак чакыра башлаганнар

Җиңүнең 75 еллыгына ил башлыкларыннан кемнәр килер?

2020 елның 9 маенда Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгы билгеләнәчәк. Әлеге чарага чит ил җитәкчеләрен чакыра башлаганнар. “17 ил лидеры тантаналы чараларда катнашачыгын раслады да инде”, – дип хәбәр итте Русия президентының ярдәмчесе Юрий Ушаков. Алар арасында Һиндстан, Куба, Франция, Чехия, Венесуэла, Белоруссия, Әрмәнстан, Болгария, Сербия һәм БДБ илләре бар.
Бәйрәмгә чакыру Украина президенты Владимир Зеленскийга да җибәреләчәк дип белдерде Ушаков. АКШ җитәкчесе Дональд Трампны Владимир Путин Осакада үткән очрашуда шәхсән чакырган иде. “Русия бик күпне кичергән. Нацизм белән көрәштә алар искитмәле күп кешеләрен югалткан. Путин мине бәйрәмгә чакырды һәм мин бу хакта бик җитди уйлаячакмын”, – дигән иде Трамп. Әмма һаман җавап бирмәгән.
Читайте нас: