Башкортстан республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең «Фейсбук» битендә сайлау дебатларында катнашырга әзерләнүен язган.
- Миңа беренче тапкыр “дебат” сүзләрен әйткәч, мин, Русия сәясәте традициясенә таянып, аларга вакытымны сарыф итәсе килмәвемне белдердем,– дип яза ул. – Ләкин кешеләр белән даими аралашу тәҗрибәсендә миңа аудитория белән турыдан-туры эшләп, мәгълүмат алуы кулайрак икәнен аңладым.
Радий Фәрит улы мондый тәҗрибә “катнашучыларга да, тамашачыларга да” файдалы булачак, ди. Оппонентлар белән очрашуга әзерлекне Радий Хәбиров Бендлер Ричардның «NLP. Искусство убеждать» китабын укудан башлавын язган.
- Дөресен генә әйткәндә, ничек буласын белмим, шуңа бу китапны сатып алдым, бик әйбәт диләр. Әзерләнәм, - дип өстәгән ул. – Ә кандидатлар штабы һәм мәгълүмат чаралары көнен һәм вакытын билгеләсен...
Моннан бер көн алда Хәйбулла районыннан эш сәфәреннән кайтканда Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва иткән кандидатларга мөрәҗәгать итеп шаярулы пост язган иде:
- Үземнең җиде оппонентымны кисәтәсем килә – эш авыр гына, кире уйларга вакыт бар әле, - дип.